Хокукый диктант

2015 елның 11 декабре, җомга

Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Хокукый диктант» мәдәни-агарту проектында катнашучыларга диктант укыды. Проект  Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында старт алды.

«Документның сыйфаты сүзне никадәр төгәл куллануыгызга һәм аны ничек язуыгызга бәйле.  Ул сезнең йөзегез, имиджыгыз һәм авторитетыгыз», диде министр, проектка катнашучыларга диктантны укып чыккач.

Проектка К(П)ФУ студентлары гына түгел, Казанның башка уку йортлары студентлары да, юристлар да, хәтта К(П)ФУның юридик  факультеты укытучылары да катнашты.

Диктант биреме буларак эксперт комиссиясе Д.И.Мейерның «Рус гражданлык хокукы» китабыннан өзек сайлаган иде. Иң беренче диктант өчен өзек сайлаганда оештыручылар кайчандыр шушы аудиториядә лекцияләр укыган иң авторитетлы галим-цивилистны читләтеп үтә алмыйлар иде, әлбәттә.

Текст 324 сүздән тора һәм 12 пунктуация, 11 орфография кагыйдәсен белү сорала иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International