Граждан мөрәҗәгатьләре тизрәк каралачак

2010 елның 20 апреле, сишәмбе
Күп вәгъдәләр бирүче закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде. Ул берәр рәсми инстанциягә - ТЭКнан алып Югары судка кадәр кайчан да булса гариза язган барлык затларга кагыла. Безнең барыбызның да диярлек шундый кәгазьләр язып тапшырганыбыз бар, шуңа күрә бу законга кертелгән үзгәрешләр халыкның шактый өлешенә кызыклы һәм мөһим булачак.
Әгәр төзәтмәләрнең чираттагы укулары шома гына үтсә, “Россия Федерациясе гражданнарының гаризаларын карау тәртибе турында” Законда гаризаларга җавап бирү өчен бүгенге көндә чиновникларга бирелгән бер айлык вакыт бер атналык вакыт белән алмаштырылачак.
Дөресен әйткәндә, мондый кардиналь үзгәрешләр кайбер гаризаларга гына кагылачак. Билгеле булганча, закон нигезендә теләсә кая тапшырылган граждан гаризаларын карау срогы 30 көнлек вакытны тәшкил итә. Ә бернинди киңәйтелеп бирелгән җавап кирәк булмаса? Чиновникка граждан гаризасын бүтән оешмага җибәрү турындагы җавап әзерләү өчен җиде көнлек вакыт бирелә. Бу гариза язучы хатын ялгыш адрес буенча җибәргән булса эшләнә. Гадәттә, кеше үзенең мәсьәләсен шушы җитәкче яисә ведомство карарга тиешме икәнлеген белмәскә дә хокуклы. Кеше ялгыш адреска гаризасын җибәргән икән, аңа җиде көн эчендә җавап килергә тиеш.
Әмма чиновниклар илендә берничә төр мөрәҗәгать бар. Тәңгәлрәк әйткәндә, безнең гаризаларыбыз, таләпләребез, мөрәҗәгатьләребез рәсми оешмаларда төрле типларга бүләләр. Болар барысы да граждан мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законда санап үтелгән. Асылы буенча җавап таләп итми торган гаризалар була. Мәсәлән, мин берәр нәрсә турында үз фикеремне җиткерегә телим ди. Андый хатларга җавап бирү срогы чикләнмәгән. Кайбер гаризаларны укый, аңлый торган түгел, язган кешесе я авыру, я бик карт. Законда шундый ситуация дә искә алынган, хәрефләрен танымаслык итеп язган хатлар килүе. Бу хакта 11 статьясындагы 4 бүлегендә язуны таный торган түгел дип әйтелә. Нәкъ бу турыда гражданга җавап кайтарырга кирәк. Шундый җавапларны әзерләү срогы да чикләнмәгән, җавапны 30 көн эчендә дә бирергә ярый.
Шундый гаризалар бар ки - суд карарларына шикаять җиткерүче мөрәҗәгатьләр. Чиновникка нинди хат кергәнлеген ачыклау өчен ул хатны укырга кирәк. Бу хатны укып чыгу теркү мизгеленнән 3 көннән дә артып китмәгән вакыт эчендә башкарылырга тиеш. Суд карары белән килешмәүне белдерүче гариза дәүләт органнары тарафыннан җавап бирелүне таләп итми, чөнки алар суд карары өчен җаваплы түгел. Төзәтмәләр кертүче авторлар фикеренчә, шуңа күрә шикаять бирү тәртибен аңлатучы җавап һәм гаризаны бүтән органга җибәрү турындагы җавап сроклары тәңгәл килергә тиеш. Әлеге орган гариза авторына охшамаган карарга шикаять бирү тәртибен аңлатып бирергә тиеш. Билгеле ки, суд карарларына шикаять тапшыру өчен закон тарафыннан ун көн бирелә. Гаризага реакция белдерү өчен бер атналык җавап срогын биреп, закон чыгаручы гражданга ун көнлек шикаять бирү срогыннан соңга калмаска ярдәм итә.
Без нәрсә белән канәгать түгел?
Профессионаллар санаганча, халык мөрәҗәгатьләренең өчтән бер өлеше торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагыла. Чиновниклар тануынча, халык тарифлардан канәгать түгел.
Граждан мөрәҗәгатьләре арасында тотрыклы икенче урында барлык төрле льготалар мәсьәләләре тора. Әмма льготалар хакында пенсионерлар гына борчыла дип уйлау дөрес түгел.
Өченче урындагы гаризалар башкарма хакимият һәм суд органнарының начар эшчәнлегенә багышланган. Дүртенче урынны кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре мөнәсәбәтендәге административ чикләүләр били.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International