Татарстанның суд приставлары хезмәтенә байрак тапшыру

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

2015 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенә байрак тапшыру тантанасында катнашты.

Суд приставлары хезмәте суд актларын тормышка ашыра торган көндәлек эше белән, законның һәр хәрефенә ияреп, суд органнары эшчәнлеге иминлеген тәэмин итә. Көйле хезмәт, профессиональлек, хезмәткәрләрнең шәхси сыйфатлары законның көче аны үтәүдә икәнлеген раслый.

Суд приставлары федераль хезмәте директоры А.О.Парфенчиков байракны Татарстанның баш суд приставы   Р.М.Ильясовка тапшырды.

Җиңү паркында тантаналы шартларда чакырылган кунакларга һәм иң алдынгы хезмәткәрләргә ведомствоның рәхмәт хатлары һәм почетлы бүләкләре тапшырылды.

Чара Җирү паркындагы Ватан саклаучылар хөрмәтенә янган Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International