Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова «Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер» фото һәм видеоэшләр конкурсында катнашучыга истәлекле бүләк тапшырды.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты оешуның 15 еллыгына һәм Кеше хокуклары көненә багышланган чара Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында узды.

Бик күп лаеклы эшләр арасында Россия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты студенткасы Елена Коновалованың “Бәхетле балачакка хокук” исемле эше Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының махсус призына лаек булды.

«Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер» фото һәм видеоэшләр конкурсының җиңүчесе дип 1 нче курс студенты («Россия ЭЭМнең Казан юридик институты» Федеральное дәүләт югары белем казна учреждение) Дмитрий Посадов танылды. Ул «Фотография/график сурәт» номинациясенә «Дингә хокук» дип аталган эшен тәкъдим иткән.

Второе место заняла творческая группа студентов Университета управления

Икенче урында - «ТИСБИ» Идарә университеты студентларының иҗади төркеме (София Морелева, Ирина Сафранова, Татьяна Осипова, Тимур Кириллов, Илнур Сәләхов).

Өченче урынны Казан милли тикшеренү технологик университеты студенткасы Ксения Мосунова алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International