Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарына сәфәр

2015 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

2015 елның 16 декабрендә расланган график буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнарына сәфәр чыкты.

М.М.Ибәтов Бөгелмә һәм Баулы муниципаль районнары җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә муниципаль хезмәт муниципаль программасын гамәлгә ашыру, административ комиссияләр һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды.

М.М.Ибәтов кабул итү барышында гражданнарның пенсия, гражданлык алу, фатирга хокукны рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде. Бөтен сораулар буенча төгәл җаваплар бирелде, гамәлдәге законнарга ачыклык кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International