ТР Судьялар советы утырышында

2015 елның 18 декабре, җомга

2015 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залыда уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы З.М.Салихов, район һәм шәһәр судлары рәисләре катнашты.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе эше турында хисап һәм Татарстан Республикасы судьяларының Х Конференциясе чакырылышы иде.

Расланган көн тәртибе буенча З.М.Салихов “Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенең эшчәнлеге йомгаклары” буенча хисап тотты, аның чыгышына Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Г.Гайфетдинов өстәмәләр кертте.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин чыгыш ясады.

Судьялар Советы Судьяларның Х Конференциясен 2016 елның 19 февраленә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International