Коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрүнең актуаль мәсьәләләре

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

2015 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе оештырган «Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрүнең актуаль мәсьәләләре» дип аталган семинарда катнашты һәм үз чыгышында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы экспертиза үткәрү практикасына тукталды.

Семинар кысаларында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча бәйсез экспертлар эшчәнлеген оештыру һәм Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә кую мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International