ТР Юстиция министрлыгының коллегия утырышы

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

2015 елның 23 декабрендә «2015 елда башкару дисциплинасы һәм гражданнар мөрәҗәгатьләрен карауның торышы» темасына ТР Юстиция министрлыгының коллегия утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Башкарма хакимият органнары хезмәттәшлеген яраштыру идарәсенең Контроль бүлеге башлыгы А.Р.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, шулай ук, министрлыкның структур бүлекчә җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты.

Министрлыкның Эшләр идарәчесе Н.И.Латыйпов, үзенең төп доклады белән, документлар әйләнеше, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшнең торышына, шулай ук, күчмә һәм видео аша кабул итүләр буенча министрлыкның быелгы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкиле А.Р.Хәбибуллин үз чыгышында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән контроль йөкләмәләр үтәлеше буенча хезмәттәшлеге» темасын ачыклап үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International