Иҗтимагый совет утырышы

2015 елның 25 декабре, җомга

24 декабрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы үтте. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.

Утырышта «Татарстан Республикасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосында иҗтимагый совет турында» 2010 елның 18 ноябрендәге 906 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган Татарстан Республикасы министрлыгы, дәүләт комитеты, ведомствосында иҗтимагый советы турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында” 2015 елның 17 ноябрендәге 862 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары һәм “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Иҗтимагый советы турында нигезләмәне раслау турында” 2015 елның 10 декабрендәге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы каралды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Иҗтимагый советының эшенә йомгак ясалды һәм 2016 елга Иҗтимагый советның бурычлары билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International