2015 елның 24 декабрендә ТР Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы уздырылды. Утырышны Комиссия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Көн тәртибенә алты мәсьәлә куелган иде:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендәге “Иҗтимагый фикерне өйрәнү, анкета үткәрү” бүлекчәсендә үткәрелгән «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция турында Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең фикерен өйрәнү» дип аталган 2015 елда социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцион шартларны кыскарту буенча күрелгән чаралар, шул исәптән, дәүләт хезмәтенә алынганда дәүләт граждан хезмәте турында закон таләпләренең үтәлеше, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының дәүләт граждан хезмәткәрләренә эшмәкәрлек эшчәнлегендә катнашырга ярамавы, дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенең гомум принципларыннан тайпылмавы мәсьәләләре;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2015-2020 елларга Коррупциягә каршы тору программасының 2015 елда үтәлеше;
2015 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ихтыяҗлары өчен дәүләт заказлары урнаштыру нәтиҗәләре турында. Дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашырганда Министрлык эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү ягыннан дәүләт бурычлары индикаторларының үтәлеше;
Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиясенең 2015 елда эш планы үтәлешенә йомгак ясау турында;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы тору буенча комиссиясенең 2016 елга эш планын раслау.
Комиссия утырышы протоколы белән “Коррупциягә каршы тору” бүлегендәге “Татарстан Республикасы Юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.