12 нче эшче төркем эшчәнлеге турында

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

12 нче эшче төркем Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына республикадан сайланган депутатларның Татарстанның федераль максатчан программаларда, проектларда һәм чараларда катнашуында булышлык күрсәтү мәсьәләләре буенча 2012 елда киңәшмә протоколы нигезендә оештырылган иде.

Эш юнәлешләре – суд системасы һәм милли иминлек. Эшче төркемне Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов җитәкли, җитәкче урынбасары – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары – Р.И.Заһидуллин.

12 нче эшче төркемнең игътибар үзәгендә торган программалар:

1)  «Юстиция» дәүләт программасы (шул исәптән, «Җинаять-башкару системасының үсеше (2007 – 2016 еллар) ФМП»;

2) 2013 – 2020 елларга «Россиянең суд системасы үсеше» ФМП;

3)  «Күчемсез милекне кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү бердәм системасының үсеше (2014 – 2019 еллар)» ФМП.

2015 елда эшче төркемнең тугыз утырышы уздырылды, аларда федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә кую, программаларны алдагы һәм ераграк перспективага финанслау буенча заявкалар эшенең нәтиҗәлелеге, Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү буенча эшне активлаштыру мәсьәләләре каралды.

12 нче эшче төркем кысаларында федераль максатчан һәм дәүләт программалары буенча, шулай ук, башка керемнәрне дә санап, федераль бюджеттан җәлеп ителә акчаларның гомуми суммасы тулысынча күчерелгән. Республика икътисадына федераль бюджеттан өстәмә акчалар җәлеп итү буенча эш 2016 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International