Җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру тантанасы

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

2015 елның 29 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Җәмәгать судьяларына таныклык тапшыру тантанасында җәмәгать судьяларын котлап чыгыш ясады.

Тантананы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин ачып җибәрде һәм Татарстанның төрле суд участокларына сайланган 23 җәмәгать судьясына таныклык тапшырды.

Җәмәгать судьяларын әлеге истәлекле вакыйга белән Татарстан Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов та котлады.

Таныклык алган җәмәгать судьяларына Законга хезмәт иткәндә, гражданнарның хокукларын һәм законлы интересларын яклаганда нык һәм принципиаль булуларын, дөреслекнең һәм законлылыкның җиңүе өчен тырышуларын теләделәр.

Бәйрәм алдыннан, әлбәттә, якынлашып килүче Яңа ел белән дә котлаулар һәм изге, матур теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International