2015 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасының Апас, Баулы, Чүпрәле, Түбән Кама, Ютазы муниципаль районнарында яшәүче гражданнарны видеоконференция элемтәсе режимында кабул итте.
Кабул итү барышында күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә социаль ярдәм, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, гражданнарны халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә исәпкә кую шартлары, мирасны рәсмиләштерү, энергия ресурсларын куллануга тарифлар арту, ана капиталын бирү сроклары һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Гражданнарның барлык сорауларына да ачыклык кертелде.