Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Яңа 2016 ел белән котлавы

2015 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны да якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!

Яңа ел – өметләр һәм хыяллар чынга ашар, иң яшерен теләкләрнең үтәлер чагы.

Ул һәрберебез өчен уңышлы һәм бәрәкәтле булсын, изге эшләр һәм матур вакыйгалар белән тулы яңа казанышлар һәм мөмкинлекләр елына әверелсен!

Якты, матур очрашулар, җылы хис-тойгылар белән тулы ел, барлык хыялларыгыз тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм имин көннәр телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International