Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында «Суд процессында катнашучыларга СМС хәбәрләр җибәрүне иң яхшы оештыру» беренче конкурсына йомгак ясалды.
Конкурс Татарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары эшендә гадел хөкем өчен бюджет акчаларын экономияләү һәм сыйфатын яхшырту өчен суд процессында катнашучыларга СМС хәбәрләр җибәрү сервисын куллануны активлаштыру максатларында үткәрелде.
Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчеләре дип түбәндәгелр танылды:
1 урын – Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы;
2 урын – Түбән Кама суд районы буенча 10 нчы суд участогы;
3 урын – Сарман суд районы буенча 2 нче суд участогы.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Суд процессында катнашучыларга СМС хәбәрләр җибәрүне иң яхшы оештыру буенча конкурс 2016 елда да дәвам итәчәк.