2016 елның 13 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының 8 дәүләт граждан хезмәткәренә квалификация буенча имтихан үткәрү буенча (7 - Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары, 1 - Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы) аттестация комиссиясе утырышы булды.
Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча 7 кеше үз вазыйфасына туры килә торган класс чинына тәкъдим ителде. 1 дәүләт хезмәткәре квалификация буенча имтиханын тапшырмады.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.