2015 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт гражданнар хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үтте.
Конкурс комиссиясе карары буенча түбәндәгеләр җиңүчеләр итеп танылды.
Иванова Полина Николаевна Татарстан Республикасы Бөгелмә суд районы 5 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Филиппова Ольга Ивановна Татарстан Республикасы Зәй суд районы 1 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хафизова Ләйсән Әнвәр кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы 13 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гарифуллина Дарья Камил кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы 2 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Николаева Яна Викторовна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы 7 нче суд участогының җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.