2016 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин “2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасында татар, рус һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру мәсьәләләре каралды.
Р.И.Заһидуллин катнашучыларны 2015 елда гражданнарның татар телендә түләүсез юридик ярдәм алу хокукларын гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасының үтәлеше нәтиҗәләре белән таныштырды.
Утырышта катнашучылар 2016 елга үсеш перспективаларын билгеләп үттеләр.