2016 елның 25 гыйнварында, Россия студентлары көнендә, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин «Ел студенты» XI студентлар премиясе белән бүләкләү тантанасында катнашты.
Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашында «Пирамида»да үткәрелде.
Проектның максаты республиканың талантлы яшьләренә ярдәм итү һәм бүләкләү.
Студентлар һәм студентлар коллективлары 19 төрле номинациядә билгеләп үтелде.
Татарстанның - «Ел студенты» студентлар премиясенең Гран-приена Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалыннан Диана Мамакова лаек булды.