Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс йомгаклары

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2016 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы аппаратында  Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс үткәрелде.

Конкурска 6 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре дип табылды:

Зарифҗанов Азат Мирзатан улы Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына;

Васильева Наталья Валерьевна Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү бүлегенең әйдәп баручы консультанты вазыйфасына;

Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр, үз рөхсәтләре белән, “Белгечләр” категориясе вазыйфаларының әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервына  кертелделәр:

Гарипова Гөлназ Габделгани кызы;

Елина Людмила Николаевна;

Шәйнурова Эльвира Искәндәр кызы.

Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International