ТР Югары Суды президиумы утырышы

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары Суды президиумы утырышында катнашты. Утырыш район (шәһәр) судларының эшләрне һәм материалларны архивта саклауны оештыру ягыннан  «Район судында суд эшен башкару инструкциясен раслау турында» Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментының 2003 елның 29 апрелендәге 36 номерлы боерыгын үтәү мәсьәләләренә багышланган иде.

Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы утырышында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары - Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсенең суд эшчәнлеген оештыру-хокук ягыннан тәэмин итү, дәүләт хакимияте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Ю.Г.Мягков, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы М.М.Фәхриев чыгыш ясады. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участокларында архив эшен оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Югары Суд президиумы әгъзасы Р.А.Шәрифуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш архив идарәсе башлыгы И.Х.Аюпова, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы карары проекты кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International