Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

2016 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Югары Суды президиумы залыда уздырылган Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин алып барды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы Судьялар Советының 2016 елга эш планы һәм 2015 елда Татарстан Республикасы Судьялар Советы карарлары үтәлеше мәсьәләләре каралды.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Р.А.Шәрифуллин һәм Мәскәү районы суды рәисе К.И.Галишников чыгыш ясады.

Каралган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Судьялар Советы тиешле карарлар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International