28 гыйнварда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына дәүләти һәм федераль максатчан программалар аша федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эшче төркемнең 2016 елгы беренче утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин алып барды.
Утырышта эшче төркем әгъзалары һәм чакырылганнар 2016 елда дәүләти һәм федераль программаларның гамәлгә ашыру буенча заявка бирелгән һәм расланган финанс күләме турында мәгълүмат бирделәр, 2017-2018 елларда федераль бюджеттан акча бүленү өчен заявкалар тапшыру барышы буенча фикер алышынды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эшче төркем әгъзаларына һәм утырышка чакырылучыларга 2016 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы икътисадына җәлеп ителәсе акчаларны ачыклау буенча эшне активлаштыру бурычы йөкләнде.