2016 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификациясен арттыру буенча «Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә юридик ярдәм»программасының ачылу тантанасында катнашты.
Дәресләрне КФУның Дәүләти һәм муниципаль идарә югары мәктәбе 2016 елның 1 февраленнән 3 февраленә кадәр уздыра.
Программа кысаларында министр муниципаль хезмәткәрләр алдында «Җирле үзидарә органнары юридик хезмәте хезмәткәрләренең хокукый культурасын арттыру” темасына лекция укыды. Дәресләр профессиональ эшчәнлектә хокукка хөрмәт тудыруны формалаштыруга һәм законнарны төгәл үтәүгә юнәлтелгән иде.
2016 елның 2 февралендә катнашучылар алдында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов «Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына антикоррупцион экспертиза» темасына лекция укыды. Лекция антикоррупцион экспертиза үткәрү тәртипләре буенча белемне актуальләштерүгә, коррупциоген факторларны өйрәнүгә һәм эксперт бәяләмәсе төзү тәҗрибәсенә багышланган иде.