2016 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына туры килүе буенча аттестация комиссиясе утырышы булды
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе һөнәри потенциалны ачыклауга, дәүләт граждан хезмәткәрләренең үзенең функциональ бурычларын үтәргә әзерлеге һәм мөмкинлек дәрәҗәсен күзаллауга юнәлтелгән. Практик яктан караганда, аттестациянең төп максаты хезмәткәрнең биләгән вазыйфасына туры килүен билгеләү.
Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча 10 дәүләт хезмәткәре үз вазыйфасына туры килә дип танылды, ә 2 дәүләт хезмәткәре һөнәри өстәмә белем алган очракта дәүләт граждан хезмәтендә биләгән вазыйфасына туры киләчәк.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнашты.