Ел саен үткәрелә торган сайтлар конкурсында җиңү

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты “Татарстан Республикасы рәсми порталы” дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар буенча ел саен үткәрелә торган конкурста “Татар телендәге иң яхшы сайт” номинациясендә беренче урынны алды һәм “Татарстан Республикасы башкарма хакимият органының иң яхшы сайты” номинациясендә мактаулы икенче урынга лаек булды.

Бүләкләү тантанасы 2016 елның 9 февралендә, традиция буенча, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең “Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармаганың 2015 ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында” киңәйтелгән утырышы кысаларында узды. Иннополиста үткән коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International