2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, Татарстан Республикасы Премьер-министры уранбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитет утырышы узды.
Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацион комитет әгъзалары түбәндәге закон проектларын хупларга карар иттеләр:
«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.1 статьясына үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнарына граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»»
«Граждан хәле актлары турында» Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында»;
«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче кисәгендәге 333.33 статьясына үзгәрешләр кертү турында».