2016 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина «Кадрлар резервы» Республика проектының II этабында катнашучылар белән очрашты. Очрашу «Волга» яшьләр үзәгендә узды.
Республика проекты нәтиҗәле яшьләр лидерларын сайлап алырга конкурентлы тирәлек булдыруга этәрә, катнашучлырны һөнәри тәҗрибә алу һәм җитәкчелек күнекмәләре булдыру белән кызыксындыра.
Проектның II турыдан-туры катнашу этабы дәүләт органнарында һәм коммерция оешмаларында команда булдыруга һәм проект эшчәнлегенә юнәлтелгән. Бу этапта бөтен республикадан дистанцион этапны уңышлы үткән 100 кеше катнашты.