2016 елның 18 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар Советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залыында Р.А.Шәрифуллин рәислегендә узды.
Утырышта шулай ук, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасының судья вазыйфасына квалификацион имтихан алу буенча комиссия рәисе М.М.Хәйруллин, республиканың район (шәһәр) судлары рәисләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
«Татарстан Республикасы судьяларының XI конференциясен үткәрүгә әзерлек турында»;
«Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия Федерациясе суд системасы һәм Татарстан Республикасы судларының эшчәнлеген иң яхшы яктырту буенча «Ел Фемидасы» республика конкурсын үткәрү йомгаклары турында»;
Судьяларның «РФдә судьялар статусы турында» 1992 елның 26 июлендәге 3132-1 номерлы Федераль законы һәм “Судья этикасы кодексы» таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Судялар Советы Рәисе Д.А.Красновның мөрәҗәгатен карау турында».
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе урынбасары А.А.Горябин, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары – суд эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэминат, дәүләт хакимияте органнары һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Ю.Г.Мягков чыгыш ясады.
Утырыш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Судьялар Советы тиешле карарлар кабул итте.