2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы судьяларының XI конференциясендә катнашты.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов, суд рәисләре, федераль һәм җәмәгать судьялары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
2015 елда суд корпусының эше, суд системасы үсешенең төп стратегик юнәлешләре һәм 2016 елга планнар буенча Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе И.И.Гыйләҗев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы З.М.Салихов үткән елда республика судларының финанслар, мәгълүмати технологияләр һәм кадрлар мәсьәләләре чишелеше җәһәтеннән тәэмин итүне оештыру турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләренә эш өчен шартлар тудыру буенча бөтен чаралар да күрелүен билгеләп узды.