Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың Ватанны саклаучылар көне белән котлавы!

2016 елның 22 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм!  

Бу бәйрәм илебезнең көч-куәтен, Ватанга булган мәхәббәтне һәм тугрылыкны күрсәтә. Бу көнне без Ватанны саклаучыларның һәр буыны батырлыгына, вөҗданына һәм намусына хөрмәт белән баш иябез.  

Җиребездә тынычлык кыюлык һәм гайрәт белән яулап алынган, хәрби осталык һәм намус белән бүген дә саклана. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Үзегез дә, барлык якыннарыгыз да бәхетле булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International