2016 елның 25 февралендә, расланган график буенча, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү максатыннан Югары Ослан муниципаль районында эш сәфәрендә булды.
Кабул итү барышында М.М.Ибәтов административ законнарга кагылышлы сораулар буенча, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карады. Бөтен сорауларга да җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.
М.М.Ибятов шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г.Зыятдинов, башлык урынбасары С.В.Осянин һәм район җирле үзидарә органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә муниципаль хезмәт үсеше муниципаль программасының гамәлгә куелышы мәсьәләләре, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актлар кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру, шулай ук, районда гражданнарны тузган торак фондыннан күчерү республика адреслы программасының тормышка ашырылу мәсьәләләре буенча фикер алышынды.