2016 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен видеоконференция режимында семинар-киңәшмә үткәрде.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары И.Ю.Просвирякова, «Умай» Идел буе гаилә академиясе” автоном коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры – Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт буенча комиссия рәисе Т.И.Леонтьева, Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлегенед төп белгече Л.Р.Хәбибуллина, Оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлеге өлкән белгече Н.И.Коннова чыгыш ясады.И.Ю.Просвирякова үз чыгышында инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен объектларга керү шартлары тудыру һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен арттыруга игътибар юнәлтте, аеруча уңайлы тирәлек булдыруны норматив хокукый яктан көйләү кирәклегенә, инвалидлыгы булган әлеге кешеләр белән аралашу этикасына басым ясады.
Т.И.Леонтьева аерылышу алдында торган гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча яңа проект турында сөйләде. Әлеге проектның максаты - яшь гаиләләрне ныгыту өчен гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Проектның бер юнәлешен – икесенең берсе аерылышу турында гариза биргән, балалары булган яшь гаиләләргә психологик консультация ярдәме күрсәтү эшен оештыручылар Татарстан Республикасының Казан шәһәре буенча җәмәгать судьялары белән берлектә гамәлгә ашырырга җыеналар.
Җәмәгать судьялары суд участокларында архив эшен оештыру мәсьәләләре турында Л.Р.Хәбибуллина тулы мәгълүмат бирде, эшләрнең һәм документларның индивидуаль номенклатурасын төзегәндәге типик хаталарны күрсәтеп үтте.
Н.И.Коннова Татарстан Республикасы Башкарма хакимият органнарының Электрон документ әйләнеше бердәм ведомоствоара системасында эшләү буенча укулар үткәрде
Семинарны йомгаклап Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге мөдире Р.Р.Нәбиуллин җәмәгать судьялары аппаратларының иң алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатларны тапшырды.