2016 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова «Ел юристы» конкурсында катнашучылар белән очрашты. Конкурс этапларының берсе әлеге вакытта «Волга» яшьләр үзәгендә уза. Конкурса Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетларында белем алучы 2-4 курс студентлары катнаша. Очрашуны «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» региональ иҗтимагый оешмасы оештырды.
Әңгәмә төрле темаларны үз эченә алды: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләреннән, 2016 елга планнар һәм бурычлардан башлап, сайланган профессиягә шәхси мөнәсәбәткә кадәр.
Аерым алганда, студентларны дәүләт хезмәтендә уңышлы эш өчен белгечләргә нинди сыйфатларга ия булу кирәклеге дә кызыксындырды.
Министр яшереп тормыйча: "Беренче чиратта шуны белегез, сезне нормаларга сыймаган эш көне көтә, сез моңа әзер булырга тиеш. Дәүләт хезмәте үзара мөнәсәбәтләр булдыруны һәм үз-үзеңне аямыйча эшләүне таләп итә, шәхси һәм гаммәвинең балансын тота белергә кирәк. Әлбәттә, иҗадилык та кирәк. Яшь белгеч буларак, сез үзегезне хокук иҗат итүче итеп тоячаксыз», диде.
Студенткаларның берсе: «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән юридик клиникалар ничек хезмәттәшлек итәләр?» - дип сорады.
Министр планнар турында җентекләп сөйләде: "Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр һәм спорт министрлыгы белән берлектә Яшьләр һәм балалар оешмалары белән яшьтән үк хокукый агарту мәсьәләләре буенча зур проект әзерләнә. Ул хәзер фикер алышу стадиясендә. Юридик клиникалар хезмәткәрләре үзара аралаша торган мәйдан булдыру планы да бар ", - диде.
Очрашуны йомгаклап, Лариса Юрьевна конкурста уңышлар теләде.