2016 елның 29 нчы февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының дәүләт гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен “Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген юридик озату” программасы буенча белем күтәрү курслары ачылышында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Укулар Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә 2016 елның 29 нчы февраленнән 4 нче мартка кадәр барачак.