Конкурс игълан ителде

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан ителде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2014 елның 18 ноябрендәге 01-02/480 номерлы боерыгы белән расланган Конкурс турындагы нигезләмә  Министрлыкның рәсми сайтында “Эшчәнлек юнәлеше” бүлегендә “Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү” бүлекчәсендә  “Законнар, кулланмалар, нигезләмәләр, регламентлар, методик күрсәтмәләр, гадәти документлар” өстәмә битендә урнаштырылган.

Җәмәгать судьялары аппаратларының конкурста катнашырга теләге булган хезмәткәрләренә 2016 елның 1 нче апреленә кадәр Конкурс турындагы нигезләмәнең 2.5 пунктында каралган документларны кушымталар нигезендәге формада электрон документлар әйләнеше системасы аша конкурс комиссиясе секретаре А.К.Миңнуллина адресына юлларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International