Янгын сүндерү буенча уртак өйрәнүләр

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Биектау район суды буенча 1 нче суд участогы бинасында  Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының җәмәгать судьясы  Зәйниева Әдилә Хәкимовна һәм аның аппараты хезмәткәрләре катнашындагы уртак өйрәнүләре булып узды,  анда шартлы рәвештә барлыкка килгән янгында һәм эвакуация эшләрен гамәлгә ашыру вакытында башкарылырга  тиешле гамәлләр буенча өйрәнүләр уздырылды.

Өйрәнүләрне уздыруда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы Биектау район суды рәисе А.Ф.Галиәкбәров, Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.В.Михайлов катнаштылар.

Тактик уйланылыш буенча янгын электр чыбыкларында кыска ялганыш булу сәбәпле административ бинаның 1 нче катында суд участогының архив бүлмәсендә килеп чыга. Суд участогының дежур суд приставы янгын килеп чыгу турында җәмәгать судьясына һәм аппарат хезмәткәрләренә хәбәр итә һәм экстрен оператив хезмәтләрнең бердәй 112 номерына шалтырата.  Берничә минуттан янгын урынына янгын бүлекчәләренең янгын сүндерү машиналары, полиция хезмәткәрләре, ашыгыч медицина ярдәме машиналары килеп җитә. Янгын белән көрәшүчеләрнең оператив гамәлләре нәтиҗәсендә янгын тиз арада сүндерелә.

Өйрәнүләргә нәтиҗә ясап, Р.Ф.Гафаров мондый төрдәге өйрәнүләр зур әһәмияткә ия дип белдерде,  чөнки җәмәгать судьялары биналарында (бүлмәләрендә) гражданнар була һәм реаль ситуациядә барлык хезмәтләрнең тәртипкә салынган гамәлләре аларның гомерләрен коткарып калырга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International