2016 елның 1 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина “Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе” республика проектының икенче профильле белем бирү сменасында катнашучылар белән очрашты.
Республика биләмәсендә яши торган балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыруда булышлык күсәтүгә юнәлдерелгән әлеге проект республикада 2015 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проект әгъзалары Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре статусын алдылар һәм балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау өлкәсендә агарту, аңлату эшләрен алып баралар, шулай ук үз муниципаль берәмлекләрендә гражданнарны кабул итүләрне оештырлар һәм уздыралар.
Очрашуда балалар “Балалар җәмәгать кабул итү бүлмәсе” проекты эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләрен игълан иттеләр, Н.Н.Фәрхуллинага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм яшь буынны хокукый агартуга, аларда хокукый культура тәрбияләүгә, илебезгә лаеклы гражданнар тәрбияләүгә юнәлдерелгән “Хокук белемнәренең балалар академиясе” яңа проектын тәкъдим иттеләр.
“Хокук белемнәренең балалар академиясе” проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе – республика халкын хокукый мәгълүматлаштыру һәм хокукый агарту кысаларында Министрлык белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырылачак. Проект тарафыннан тәкъдим ителгән аудитория, балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләрне дә кертеп, төрле яшьләрдәге дүрт балалар төркеменнән тора. Проект тарафыннан балаларны хокукый агартуның мультфильмнар һәм комикслардан башлап, хокукый темага караган хокукый квестларга кадәрге төрле формалары тәкъдим ителә.
Нәтиҗәләр буенча иң-иң яхшылар, проект тарафыннан тәкъдим ителгәнчә, дәүләт хакимияте органы, җирле үзидарә органы, дәүләт корпорациясе, дәүләт компаниясе белән югары белем бирүче белем бирү оешмасында максатчан белем алу турында килешү төзү мөмкинлегенә ия булачаклар. Шулай итеп, әлеге проект яшь буынны хокукый агартуга гына түгел, республиканың муниципаль берәмлекләренә яшь белгечләрне җәлеп итү мәсьәләсен хәл итүгә дә юнәлдерелгән.
Очрашу ахырында Н.Н.Фәрхуллина сменада катнашучыларның барысына да гамәлгә ашырыла торган һәм гамәлгә ашырылуга тәкъдим ителгән проектларның алга таба үсешен теләде, республика яшьләренең иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен балаларга рәхмәт әйтте һәм аларның эшчәнлегенең бик мөһим булуын ассызыклады.