2016 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.
Конкурста 16 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре дип табылды:
Хәйруллина Айгөл Фәһим кызы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Зәйнуллина Зөлфия Зөфәр кызы 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Зарипова Айгөл Рәхимҗан кызы 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Хөснуллина Светлана Евгеньевна 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Андриянова Татьяна Андреевна 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Никонова Альбина Заһретдин кызы 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Кудряшова Татьяна Николаевна 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты;
Бахметова Тамари Леонидовна 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына – канцелярия мөдире, Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты
2 разрядлы өлкән белгеч – Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына конкурс бу урынга килергә теләк белдерүченең конкурска килмәве сәбәпле узмаган булып санала.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.