2016 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының аттестация комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 14 дәүләт гражданлык хезмәткәре аттестация узды.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән.
Аттестация нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе тарафыннан 14 дәүләт хезмәткәре дә үзләре биләгән вазыйфаларга туры киләләр дигән карар кабул ителде.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.