2016 елның 15 нче һәм 17 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларындагы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгындагы вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына конкурста 19 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән түбәндәгеләр конкурс җиңүчеләре дип табылды:
Кузнецова Гүзәл Рәсүл кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 8 нче һәм 10 нчы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;
Каргина Мария Владимировна Татарстан Республикасы Спас суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Вәлиева Эльвира Хәлил кызы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Суходоева Надежда Михайловна Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 14 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Гыйльманова Антонина Александровна Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 1, 2, 4, 5, 7 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппаратларының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына;
Гыймалетдинова Гөлинә Рифгать кызы Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына;
Зимагулова Разия Ингел кызы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Николаева Алена Сергеевна Казан шәһәренең Совет суд районы буенча 12 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына.
Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына конкурс бу урынга килергә теләк белдерүченең конкурска килмәве сәбәпле узмаган булып санала.
Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча 3 нче һәм 4 нче суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратларының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына конкурста җиңүче ачыкланмады.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратына конкурста ике кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе тарафыннан мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече вазыйфасына җиңүче дип Зәйнуллина Илсөя Фирдинат кызы танылды.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин катнаштылар.