2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасының Минзәлә һәм Балык Бистәсе районнарында яшәүче гражданнар белән видеоконференция элемтәсе режимында аралашты.
Аралашу барышында гражданнар тарафыннан эш урыныннан бирелгән торакны хосусыйлаштыруга, күпбалалы гаиләләргә ипотека кредиты буенча бурыч, ятим балага торак бирү, торактан куып чыгарылу, медицина ярдәме күрсәтү, чит ил гражданына биометрик паспорт рәсмиләштерүгә кагылышлы сораулар бирелде.
Гражданнарга барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.