2016 елның 17 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылган “Ел юристы” I Республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.
Конкурста Татарстан Республикасы югары уку йортлары юридик факультетларының 2-4 курс студентлары катнашты.
Проектта катнашу студентларга юриспруденция өлкәсендә эшләүче практикларның тәҗрибәләрен өйрәнү, хокукый мәсьәләләрне хәл иткәндә белгечләр буларак чыгыш ясау, шулай ук ораторлык, коммуникатив һәм аналитик сәләтләрен ачу мөмкинлеген бирде.
Конкурс җиңүчеләре, мондый проектларда катнашу тәҗрибәсеннән тыш, дипломнарга, истәлекле бүләкләргә һәм кабатланмас профессиональ стажировка узу мөмкинлегенә дә ия булдылар.