Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2016 елның 21 марты, дүшәмбе

2016 елның 17-18 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшләрне тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Кайбыч районына чыктылар.

2016 елның 15 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, оештыру мәсьәләләрен хәл итү максатыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме әгъзалары киңәшмәсе узган иде. М.М.Ибәтов анда хокук бозуларны кисәтү буенча эшләрне өйрәнүдә аерым игътибар сорый торган мәсьәләләрне бәян итте.

Районга тикшерү белән чыгу барышында эшче төркем әгъзалары, расланган план-йөкләмә нигезендә,  хокук бозуларны кисәтүче субъектларның аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләрен, шул исәптән “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга җинаятьчелеккә каршы торуны һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җитәкчелегендә, Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Макаров, хокук бозуларны кисәтү буенча барлык субъектлар вәкилләре һәм район авыл җирлекләре башлыклары катнашында Татарстан Республикасының хокук бозуларны кисәтү буенча Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеме эшенең беренчел нәтиҗәләре буенча фикер алышу булган киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International