Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфалары буенча кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә:
|
№ |
Вазыйфалар саны |
Структур бүлекчәнең исеме (кирәк булган очракта күрсәтелә) |
Квалификацион таләпләр |
|
Өлкән төркем вазыйфалары |
|||
|
1. |
3 |
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләре |
югары юридик белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы |
|
2. |
1 |
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы, бүлек эшчәнлеге юнәлешләре буенча белемнәр һәм күнекмәләр |
|
3. |
1 |
Финанс бүлеге |
“Икътисад һәм идарә” (080000)* әзерлек юнәлеше буенча эреләндерелгән төркем әзерлеге юнәлеше буенча югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы |
|
4. |
1 |
Оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы, бүлек эшчәнлеге юнәлешләре буенча белемнәр һәм күнекмәләр |
|
5. |
1 |
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт гражданлык хезмәтенең әйдәп баручы яки өлкән төркеме вазыйфасында ике елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча өч елдан да ким булмаган эш стажы, бүлек эшчәнлеге юнәлешләре буенча белемнәр һәм күнекмәләр, дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр алу өлкәсендә контракт системасы турындагы законнарны белү, төзелеш, капиталь төзекләндерү, капиталь төзелеш объектларын төзекләндерү, кабат торгызу, проектлау-смета документларын төзү тәртипләрен, биналар һәм корылмалардан файдалану кагыйдәләрен белү
|
|
Әйдәп баручы төркем вазыйфалары |
|||
|
1. |
5 |
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тармак бүлекләре |
югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы |
|
2. |
1 |
Финанс бүлеге |
“Икътисад һәм идарә” (080000)* әзерлек юнәлеше буенча эреләндерелгән төркем әзерлеге юнәлеше буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы |
|
3. |
1 |
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы, бүлек эшчәнлеге юнәлешләре буенча белемнәр һәм күнекмәләр
“Информатика һәм исәпләү техникасы” (230000)*, “Компьютер фәннәре һәм мәгълүмати фәннәр” (02.00.00)**, “Мәгълүмати куркынычсызлык” (090000)*, “Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары” (11.00.00)**, “Физика-математика фәннәре” (010000)* әзерлек юнәлеше буенча эреләндерелгән төркем әзерлеге юнәлеше буенча югары белем, |
|
4. |
2 |
Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге |
дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы |
|
5. |
2 |
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы, дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итәр өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр алу өлкәсендә контракт системасы турындагы законнарны белү, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр алуга дәүләт заказын урнаштырганда техник биремнәр күнекмәләрен булдыру |
|
6. |
2 |
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге |
әзерлек юнәлеше (белгечлек) һәм булган квалификациягә таләпләр куелмаган югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яки кече төркеме вазыйфасында бер елдан да ким булмаган дәүләт хезмәте стажы, яки белгечлек буенча ике елдан да ким булмаган эш стажы, төзелеш, капиталь төзекләндерү, капиталь төзелеш объектларын төзекләндерү, кабат торгызу, проектлау-смета документларын төзү тәртипләрен, биналар һәм корылмалардан файдалану кагыйдәләрен белү
|
*- белем бирү буенча белгечлекләрнең Россия Федерациясе Дәүләт стандартының 2003 елның 30 сентябрендәге 276-ст номерлы карары белән расланган гомумроссия классификаторы нигезендә
**- югары белем әзерлеге белгечлекләре һәм юнәлешләренең Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 12 сентябрендәге №1061 номерлы боерыгы белән расланган исемлеге нигезендә
Кадрлар резервына кертелүгә конкурста катнашуга тиешле документлар беркетелгән гариза игълан урнаштырылганнан соңгы 21 көн эчендә (2016 елның 12 апреленә кадәр (бу көнне дә кертеп) конкурс комиссиясе секретаре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 55 нче йорт, 210 нчы бүлмә. Тел.: 293-11-65.
Конкурс комиссиясе утырышы 2016 елның 28 апрелендә (якынча) булачак.