2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов расланган график нигезендә җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны кабул итү өчен Арча муниципаль районына чыкты.
Гражданнарны кабул итү барышында алардан торак законнарына кагылышлы, күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләүчеләргә ташламалар бирү һәм башка мәсьәләләр турындагы мөрәҗәгатьләр керде. Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, законнар аңлатылды.
М.М.Ибәтов шулай ук Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.М.Осина һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре катнашында эш киңәшмәсе уздырды.
Киңәшмәдә муниципаль хезмәтне үстерүнең муниципаль программаларын гамәлгә ашыру, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, муниципаль норматив хокукый актларны эшләү, кабул итү һәм бастырып чыгару, әлеге актлар һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, муниципаль регистрны алып бару мәсьәләләре турында фикер алышынды.