2016 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестация комиссиясе утырышы узды.
Дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт гражданлык хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә юнәлдерелгән.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 11 кеше дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип, 2 кеше өстәмә профессиональ белемне уңышлы төстә алган очракта дәүләт гражданлык хезмәтенең үз вазыйфаларына туры килә дип табылды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университетының (КАИ) Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.