2016 елның 23 нче мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәткәрләре белән керемнәр, чыгымнар һәм мөлкәти йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру буенча өйрәтү семинары узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция һәм башка төрле хокук бозуларны кисәтү эшләре өчен җаваплы зат, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.А.Мухачев дәүләт гражданлык хезмәткәрләре игътибарына Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти йөкләмәләр турында белешмәләр бирү һәм 2016 елда (2015 хисап елы өчен) тиешле формадагы белешмәне тутыру мәсьәләләре буенча ” яңа методик күрсәтмәләрне җиткерде; дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең әлеге белешмәләрне тутырган чакта кыенлыклар туа торган сорауларына җавап бирде; мәгълүматларны кадрлар составының Бердәй мәгълүмат системасына юлларга һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтына урнаштырыр өчен файллар формалаштырырга мөмкинлек бирә торган Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте эчке контуры ярдәмендә әлеге төр белешмәләрне тутыру тәртибен күрсәтте.