2016 елның 22-23 нче март көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү комиссиясе эшче төркеме әгъзалары әлеге юнәлештәге эшләрнең оештырылу дәрәҗәләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасы Кама Тамагы районына чыктылар.
Районга чыгып тикшерү барышында составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны кисәтү субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлекләрен, шул исәптән “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү” дәүләт программасы үтәлешен тикшерделәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.А.Габидуллин, хокук бозуларны кисәтү буенча барлык субъектлар вәкилләре һәм районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең хокук бозуларны кисәтү комиссиясе эшче төркеме эшенең беренчел нәтиҗәләре турында фикер алышынган һәм табылган җитешсезлекләрне бетерү буенча күрсәтмәләр бирелгән киңәшмә уздырды.