2016 елның 24 нче мартында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2016 елга эш планы расланды, “Хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 2.6 статьясына үзгәрешләр кертү турында”, “Татарстан Республикасы Казан шәһәре суд районнары буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре турында” Татарстан Республикасы законына һәм “Казан шәһәре районнары чикләре турында” Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”Татарстан Республикасы закон проектлары каралды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендәге № 512 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын 2015 елда гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән дә таныштылар.